Япония турнирында Олимпия чемпионы икенче урынга калган.
Русия спортчылары Сайтамада үткән Japan Open команда турнирында Европа җыелма командасы өчен чыгыш ясады.
Фигуралы шуу остасы Александра Трусова Япония турнирында Заһитованы узып китте. 15 яшьлек Русия спортчысы ирекле программада җиңү яулады. Европа җыелма командасы өчен чыгыш ясап, ул судьялардан 160,53 балл алды.
Александра тарихта бер программада дүрт “четверных” сикергән беренче спортчы булды.
Ирекле программада икенче урынны Олимпия чемпионы Алинә Заһитова (154,41 балл) алды, ул шулай ук Европа җыелма командасы өчен чыгыш ясады. Узган сезонда Гран-при финалында җиңгән япон кызы Рика Кихира (144,76 балл) өченче урында.
Безнең кызларның чыгышы Европа җыелма командасына җиңү китерде. Япония — икенче, Төньяк Америка өченче урында.