Спорт сөючеләр Мәскәү ЦСКАсы һәм Русия җыелма командасы хоккейчысы Кирилл Капризов белән фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова арасында бик җылы мөнәсәбәтләр урнашуы турында сүз куерта. Кириллның Алинәнең инстаграмдагы язмаларына битараф булмавы да моңа сәбәпчедер, мөгаен. Хоккейчы егет үзе бу мөнәсәбәтләр турында болай ди:“Без, чынлап та, танышлар, кемнәрнеңдер бу танышлыкны күпертеп күрсәтәсе килә. Самолетта очканда бер-беребезнең янына килгәнбез дип тә уйлап чыгарганнар“, — ди ул.