-21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
20 октябрь 2019, 23:03

"Татар Шумахеры"

Салаватның улы Чечняда абсолют рекорд куйган.

Салаватның улы Чечняда абсолют рекорд куйган.
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы чираттагы җиңүен яулаган. "Матбугат.ру" ачыклаганча, бу юлы Рөстәм Чечняда узган ярышта ралли кросс буенча Русия чемпионы исеменә лаек булган.
"Булды бу! Җиңдек. Чечня. Рөстәм - чемпион. 5тән 5есе. Абсолют рекорд", - дип истәлекле видеомизгелләр белән уртаклаша Салават Зәки улы.
Видео астында кайбер укучылар яшь спортчыны "татар Шумахеры" дип атый. Күпләр, мактап, котлау сүзләре язып калдырган. Моңа кадәр әле август аенда гына Рөстәм Фәтхетдиновның автомобиль спорты буенча Русия күләмендә ярышта җиңүен язган идек.
Читайте нас в