+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
31 октябрь 2019, 08:36

Татьяна Навка: “Фигуралы шууны яратучылар өчен суперяңалык!”

Алинә Заһитова яңа шоу-мюзиклда катнашачак.

Алинә Заһитова яңа шоу-мюзиклда катнашачак.
Фигуралы шуу буенча Олимпиада җиңүчесе Алинә Заһитова Татьяна Навканың “Йоклаучы чибәркәй. Ике корольлекнең риваяте” дигән яңа шоу-мюзиклында катнашачак. Тамаша Мәскәү халкы һәм кунаклары игътибарына яңа ел каникуллары вакытында тәкъдим ителәчәк.
Татьяна Навка үзенең Инстаграмында Заһитованың боздагы мюзиклда катнашуын “Безнең өчен һәм фигуралы шууны яратучылар өчен суперяңалык” дип язды.
Әлеге проект фигуралы шуу сәнгатен, музыканы һәм алдынгы сценография технологияләрен берләштерәчәк. Анда фигуралы шуу осталарыннан, Олимпия, дөнья һәм Европа чемпионнарыннан тыш, акробатлар – Гиннессның рекордлар китабы рекордсменнары һәм башка артистлар катнашачак.
Музыкаль партияләрне илебез эстрадасы йолдызлары яңгыратачак.
Читайте нас