+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
16 ноябрь 2019, 12:05

Әхмәтханов чын көрәш батыры иде

16 ноябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов истәлегенә багышланган милли көрәш буенча Бөтенрусия турнирын ачу тантанасында катнашты.

16 ноябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов истәлегенә багышланган милли көрәш буенча Бөтенрусия турнирын ачу тантанасында катнашты.

Чара Башкортстанның спорт әзерлеге үзәгендә узды.
Төбәк җитәкчесе ярышларда катнашучыларны сәламләде, аларга уңышлар һәм спорт җиңүләре теләде.
– Бүген якын дустым, полиция генерал-лейтенанты, чын сугышчы, Русия һәм туган республикабыз патриоты Артур Фәрваз улы Әхмәтханов истәлегенә багышланган ярышларны ачу минем өчен аеруча зур дәрәҗә. Артур Фәрвазович милли көрәшне үстерү өчен бик күп эш башкарды, көрәшне яратты һәм ул безнең спорт тормышының һәм мәдәниятебезнең аерылгысыз өлешенә әйләнсен өчен бик күп көч салды. Һәм мин, сезгә карап, тагын мең малай көрәш келәменә килер һәм чын батыр булыр дип ышанам, - диде Радий Хәбиров.

Ярышларда Русиянең 13 төбәгеннән, шул исәптән Карачай-Черкесия, Марий Эл, Татарстан, Чуашстан республикаларыннан, Ырынбур, Пермь, Сахалин, Свердловск, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән, Ханты-Манси автономияле округыннан спортчылар катнаша. Турнир республика Башлыгының полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов истәлеген мәңгеләштерү турындагы Указы нигезендә үткәрелә.
Читайте нас