Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов истәлегенә багышланган милли көрәш буенча Бөтенрусия турнирын ачу тантанасында катнашты. Чара Башкортстанның Спорт әзерлеге үзәгендә узды.
Төбәк җитәкчесе ярышларда катнашучыларны сәламләде, аларга уңышлар һәм спорт җиңүләре теләде.
– Бүген якын дустым, полиция генерал-лейтенанты, чын яугир, Русия һәм туган республикабыз патриоты Артур Фәрваз улы Әхмәтханов истәлегенә багышланган ярышларны ачу минем өчен аеруча зур дәрәҗә, – диде Радий Хәбиров. – Артур Фәрваз улы милли көрәшне үстерү өчен бик күп эш башкарды, көрәшне яратты һәм ул безнең спорт тормышының һәм мәдәниятебезнең аерылгысыз өлешенә әйләнсен өчен бик күп көч салды. Һәм мин, сезгә карап, меңнәрчә малай көрәш келәменә килер һәм чын батыр егетләр булып җитлегер, дип ышанам.
Ярышларда Русиянең 13 төбәгеннән, шул исәптән Карачай-Черкес, Мари Эл, Татарстан, Чувашстан, Ырынбур, Пермь, Сахалин, Свердловск, Ульяновск, Чиләбе, Ханты-Манси тарафларыннан спортчылар катнашты.
Турнир республика Башлыгының полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов истәлеген мәңгеләштерү турындагы указына ярашлы үткәрелде.