Мини-футбол командасы капитаны Виктор Сафаров белән әңгәмә
Мәгълүм булуынча, соңгы елларда республикада футбол зур үсеш алды. 7 генә еллык тарихы булган “Уфа” командасы күпләрне гаҗәпләндерде. Чөнки безнекеләр шушы берничә елда Русиянең иң түбән лигасыннан премьер лигага чыга алды. Республика, Русия ярышларында зур казанышларга ирешкән тагын бер команда – “Алга” мини-футбол командасы бар.
“Алга” командасы үз тарихын 2013 елда яза башлый. Ул вакытта командага “Башнефть” компаниясе ярдәм итә. 6 елда “Алга” зур уңышларга ирешә.
Безнең футболчылар өчен 2015 ел аеруча истә калгандыр. Нәкъ менә шушы елны “Алга” командасы зур җиңүләр яулый. Безнекеләр корпорацияләр арасында Русия кубогында да, лигасында да чемпион булуга ирешә. 2016 елда Русиянең көнчыгыш зонасы Югары лигасында беренчелекне ала. Ә узган ел “Алга” Русиянең Көнбатыш зонасы югары лигасы кубогын алды.
Яңа сезон алдыннан командада зур үзгәрешләр булды. Анда күп уенчылар алышынды. Бу турыда “Алга”ның капитаны Виктор Сафаров белән әңгәмәләшәбез.
– Сез команда данын 2014 елдан башлап яклыйсыз. Командага килүегез ничек булды?
– “Алга” үз тарихын 2013 елда яза башлый, ә мин командага 2014 елда килдем. Мин ветераннар лигасында бер команда өчен чыгыш ясадым. Ә көндәшебез командасында ул вакытта “Башнефть-добыча” җәмгыятенең генеральный директоры Владимир Ильясов уйный иде. Аның белән командага эләгү мөмкинлеге турында сөйләштем һәм мине тренировкага чакырдылар. Шул вакыттан “Башнефть”тә дә эшли башладым, команда данын да якладым.
Гомумән, ул тормышымда авырлыклар кичергән чор иде. Иң башта зур футболны профессиональ дәрәҗәдә уйнадым. Русиянең төрле клублары өчен чыгыш ясадым. Ә 2009 елда футбол карьерасын тәмамларга туры килде. Моның өчен сәбәпләр күп иде. Арытаба 3 ел дәвамында шоколад сатучы булып эшләдем, ә футболны үзем өчен генә уйнадым. 2014 елда “Алга” командасына эләктем, шул вакыттан башлап футбол карьерасын яңадан башладым дияргә була.
– Элек команда “Алга-Башнефть” дип атала иде. Хәзер – “Алга”. Әлеге вакытта команданың спонсоры кем?
– 2017 елга кадәр команданы тулысынча “Башнефть” компаниясе тотты. Агымдагы елдан без тулысынча республика карамагында.
– Футболчылар күп акча ала, диләр. Сер булмаса, сезнең хезмәт хакыгыз күпме?
– Контракт буенча без хезмәт хакыбызны әйтә алмыйбыз. Әмма зур футбол спортчылары акчасы белән чагыштырырлык түгел. Безнең хезмәт хакы аларныкына караганда күпкә аз. Җиңгән вакытта премия бирелә. Шулай ук, читтән килгән уенчылар торак белән тәэмин ителә. Гомумән алганда, акча яшәргә җитә.
– Сезон алдыннан команданың баш тренеры алышынды. Моның сәбәбе узган ел команда сезонның беренче яртысын икенче урында тәмамлап та, киләсе этапка үтә алмавындамы?
– Чыннан да, узган сезонның беренче яртысында без яхшы уен күрсәттек. Ә арытаба җиңелә башладык. Моның өчен сәбәпләр күп булды, алдынгы уенчыларыбыз да җәрәхәтләр алды.
Ә яңа сезон алдыннан команданың составы гына түгел, җитәкчелеге дә алышынды. Олег Азнабаев баш тренер итеп тәгаенләнде. Элекке тренерыбыз Марат Абжалимовка рәхмәт белдерәм. Аның белән күп җиңүләргә ирештек. Командага яңа уенчылар килде, тренировкаларда да яңа күнегүләр өстәлде. Җиңүләребез алда дип уйлыйм.
– Бу сезонга команда алдында нинди максатлар тора?
– Без лига нәтиҗәләре буенча плей-офф этабына эләгергә тиеш. Анда 8 команда гына үтәчәк. Ә арытаба алдыбызга призлы урынга эләгү максаты куйдык.
– Сезнең команда “Алга” спорт клубында шөгыльләнә. Бирегә башка балалар да йөри аламы?
– Әйе. Бирегә 200 йөздән артык бала йөри. Узган елгы капитаныбыз Дмитрий Большаков агымдагы елдан балалар белән шөгыльләнә башлады. Ул аларны Русия чемпионатына әзерли. Башка уенчылар да балалар белән шөгыльләнә. Бу – балалар өчен дә, уенчылар өчен дә зур файда.
– Сез – командада иң өлкән уенчы. Сезонга үз алдыгызда нинди максатлар куйдыгыз һәм тагын ничә ел профессиональ дәрәҗәдә футбол уйнарга җыенасыз?
– Беренчедән, команданың максаты – без җиңүләр яуларга тиеш. Шәхсән алганда, командага файда китерәсе килә. Барлык җанатарларны безнең матчларга чакырам. Барыгызны да көтеп калабыз.
Ример НАСРЕТДИНОВ әңгәмәләште.