Бүген Республика йортында Башкортстан белән “Трудовые резервы” бөтенрусия физкультура-спорт җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Документка төбәк Башлыгы Радий Хәбиров һәм иҗтимагый оешма президенты Илья Галаев кул куйды.
Яңа оешкан җәмгыятьнең эшчәнлеге, заманча спорт стандартларын исәпкә алып, Русиянең сәнәгать һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә киңкүләм һәвәскәрләр спортын үстерүгә юнәлтелгән. Килешү предприятие хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары арасында физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшен популярлаштыруны һәм үстерүне, халык арасында физик культура һәм киңкүләм спортны пропагандалауны, физкультура киңкүләм чараларны, шул исәптән “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексы кысаларында, һәм эшчәнлекнең башка юнәлешләрен күздә тота.
— Республика өчен “Ростех” белән физкультура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул кую - зур дәрәҗә. “Трудовые резервы”ны нигезләү өчен без иң яхшы спорт объектларын тәкъдим итәргә әзер, – диде Радий Хәбиров. - Яшьлегем спортка, көрәшкә багышланган иде. Совет чорында мин шәхсән "Трудовые резервы” җәмгыяте турнирларында катнаштым.
— Минем өчен дә “Трудовые резервы" чит оешма түгел, – дип билгеләп үтте Сергей Чемезов. — Мин анда 15 елга якын бокс белән шөгыльләндем. Бүген бу безнең барлык предприятиеләребездә дә команда эше алып бару өчен менә дигән мөмкинлек.
Очрашу барышында Радий Хәбиров ассызыклаганча, республика “Трудовые резервы” үткәрә торган төрле күләмле корпоратив ярышларны кабул итәргә әзер.