+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
2 декабрь 2019, 07:50

Чын батырлар көрәште!

Уфада профессионаллар арасында джиу-джитсу буенча «Евразия Кубогы» халыкара турниры тәмамланды. Анда Башкортстан, Казан, Чиләбе, Псков, Первоуральск, Әлмәт шәһәрләреннән спортчылар, шулай ук Бразилия кунаклары катнашты.

Кичәнең төп көрәшендә танылган спортчы, көрәшче һәм сәясәтче Джефф Монсон һәм Калининградтан джиу-джитсу буенча кара билбау иясе Александр Чистов катнашты. Ике раунд нәтиҗәләре буенча, Александр Чистов күбрәк очко җыйды һәм судьялар аңа җиңүне бирде.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров дусы Джефф Монсон өчен җан атарга килгән иде.

- Аның белән берни дә эшли алмыйм! Имгәнмәгән җире юк, әмма җиңү өчен соңгы секундларда һөҗүмгә бара. Батыр. Һәм бу көрәшкә чыгу - аның зур җиңүе, - дип язган ул социаль челтәрләрдә.

94 килограммнан артык авырлык категориясендә Уфа вәкиле Константин Лукин җиңүче булды. Ул Бразилия спортчысы Фабло Маронжиуны җиңде.

Икенче якташыбыз, Туймазы спортчысы Александр Халитов Чиләбедән Вадим Захаровны җиңде.
Читайте нас