Яшь буынны эчкечелек, наркомания сазлыгыннан курчалау өчен Ирек Фәрхетдинов кебек укытучылар кирәк бүген
Мине физкультура һәм спорт дөньясына 6-7нче сыйныфларда укыганда Ирек Фәрхетдинов алып керде. Ирек Тимергали улы Бөре педагогия институтын тәмамлап, Борай районының Әҗәк урта мәктәбенә биология, химия фәннәрен укытырга җибәрелгән иде. Өстәмә дәрес итеп физкультураны да Ирек абыйга тапшырдылар.
Буйга әллә ни зур булмаган, күзлекле, мөлаем педагогны без беренче күрүдә үк яраттык. Өлкәнрәк укучылар “шурик” дигән кушамат такса да, аны барысы да хөрмәт итте. Яшь укытучыны ялгыз яшәгән Бәһиҗә әбинең йортына урнаштырдылар. Бервакыт, дәресләр тәмамлангач, Ирек Тимергали улы кичкә таба фатирына кунакка чакырды. Бу көтелмәгән яңалыктан сыйныфыбыз белән каушап калдык. Чөнки моңа кадәр укытучы — безгә буй җитмәслек олимп тавы кебек олуг, билгесез кеше кебек иде...
Кичне бер төркем яшьтәшләр Бәһиҗә әбинең йортына килеп тә җиттек. Безне Ирек абый: “Вәт, молодцы, егетләр!” дип, каршылады һәм өйгә чакырды. Башта тәмләп, “вәринҗәләп”, каймаклап (Борай тарихында беренче тапкыр!) укытучыбыз һәм Бәһиҗә әби белән бергәләп чәй эчтек. Ә аннары ул безгә төрле спорт журналлары, гәзитләр, китаплар күрсәтә-күрсәтә, танылган спортчылар турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Ул көнне урамдагы турникта шөгыльләнергә дә өлгердек. Башта Ирек абый үзе 16 кабат күтәрелде. Безнең күрсәткечләр 3-8дән артмады. Укытучыбыз безгә, булачак солдатларга, турник белән дуслашырга кирәклеген дә төшендерде.
Мин үзем өч ай вакыт үтүгә, турникта 14 тапкыр күтәрелә идем инде. “Зөбәеров башта турникта 4 кабат кына күтәрелсә, соңыннан 14кә җиткерде”, — дип, яраткан педагогым күп еллар үткәч тә горурланып сөйли торган иде.
Укытучыбыз җиңел атлетика, футбол түгәрәкләре оештырды. Мактанып әйтмим, моның хәрби хезмәттә ярдәме тиде, җиңел атлетика буенча рота, полк чемпионы булдым. Соңрак, Агыйдел шәһәрендә уздырылган ярышларда күптапкыр призер дәрәҗәсенә ирештем, чемпион исеме яуладым. Әҗәк авылында футболның популярлашып китүендә дә Фәрхетдиновның роле зур булды. Без бергәләп акча җыеп, футбол капкалары өчен сеткалар, туплар сатып алдык. Мәктәп янындагы чирәмле урында чын футбол капкалары урнаштырып, уен кагыйдәләрен өйрәнеп, шөгыльләнә башладык. 1982 елда Борайның “Танып” стадионында зур мәйданда район үзәк җыелма командасы белән беренче тапкыр уен үтте. Нәтиҗә хуҗалар файдасына булса да, без борынны төшермәдек. Ике елдан соң, шул ук мәйданда 6:2 исәбе белән реванш алдык. Ул чакта безнең шатлык бразилиялеләрнең өченче кабат дөнья чемпионы булудан ким түгел иде!
Шунысын әйтергә кирәк, Ирек абый — соклангыч гаиләдә тәрбияләнеп үскән кеше. Аның әтисе Тимергали абый — билгеле агроном, әнисе Ләйлә апа “Алга” район гәзитендә озак еллар машинистка булып эшләгән. Әти-әнисе үрнәгендә укытучыбыз үзе дә күпләргә үрнәк булырлык матур гаилә корды. Җәмәгате Гөлнара апа белән уллары һәм кызларына яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгардылар.
Ирек Тимергали улының вафатына да 10 ел вакыт үтте. Сулар агып, еллар узса да, Сез безнең йөрәкләрдә хөрмәтле укытучыбыз-остазыбыз!
Бүгенге көндә наркомания, эчкечелек, тәртипсезлек, җинаятьчелек илебезнең иң куркыныч дошманына әверелде. Фәрхетдиновлар җитми җәмгыятебезгә! Гомумән, спорт юнәлешендә Борай районында гел сәләтле, яхшы кешеләр очрап торды. Тормыш юлында очраган җил-давылларны, әрнеткеч, җан өшеткеч югалтуларны мин ихлас дога-теләкләр һәм спорт ярдәмендә җиңдем.
Районыбызның күренекле мәгариф фидакаре, талантлы тренеры, футболчы, спорт туризмын пропагандалаган ихлас күңелле шәхес — Ирек Тимергали улын якташларым яхшы белә, бүген дә хәтерли. Районда Ирек Фәрхетдинов истәлегенә футбол турниры оештыру турында тәкъдим белән чыгам. Бу киләчәк буынны тәрбияләүдә, спортны үстерүдә бик мөһим чара булып торачагына ышанам.
Рәзиф Зөбәеров,
шагыйрь.
Борай районы.