+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
17 декабрь 2019, 08:50

Шаудаунда яңа җиңүләр көтәбез!

Республикада начар күрүчеләр һәм яшьләр арасында «Шоудаун» сукырлар өчен өстәл теннисын үстерү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Республикада начар күрүчеләр һәм яшьләр арасында «Шоудаун» сукырлар өчен өстәл теннисын үстерү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Күптән түгел Уфаның сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен 28нче коррекция мәктәбенә теннис өчен яңа өстәлләр кайтарылды. Аларда тәүге тапкыр уйнап карау тантанасында бәйрәм концерты гына түгел, укучылар арасында ярышлар да узды. Яшь спортчыларның уңышларын республика Башлыгы җәмәгате Каринэ Хәбирова бәяләде.
Укучылар өстәл теннисы уйнадылар.

Русия Паралимпия комитеты вице-презиенты Римма Баталова тырышлыгы белән тормышка ашырылучы «Тавыш тизлеге белән киңлек» («Пространство со скоростью звука») социаль спорт проекты күрү сәләте начар булган балалар һәм яшьләр өчен өстәл теннисын үстерүгә юнәлтелгән. Аның сүзләренә караганда, бүген республикада адаптив физик культура дәресләренә 200дән артык кеше җәлеп ителгән.


Проект кысаларында күрү буенча инвалид балалар өчен өч спорт мәйданчыгы ачылачак. Берсе - Кумертауда һәм икесе - Уфада. Оештыручылар киләсе елның октябрь һәм ноябрь айларына планлаштырылган Уфада, Кумертау шәһәрендә «Сукырлар өчен өстәл теннисы буенча Кубок» һәм сукырлар өчен өстәл теннисы буенча «Милләт яшьлеге» беренчелеген үткәрү каралган.



Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан
Читайте нас