Бу уңайдан студентлар арасында хоккей турниры да узды.
БДУның Сибай институты территориясендә боз шугалагы ачылу уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы узды. Күңелле чарада боз өстендә җырлар, котлаулар, рәхмәт сүзләре яңгырады. Шугалак унберенче ел инде менә шундый бәйрәм рухында ачыла икән. Бу хакта "Сибайский рабочий" яза.
Студентлар һәм институт җитәкчелегеннән тыш, чарага шәһәр кешеләре дә килде. Әлеге боз шугалагы кыш дәвамында очрашулар, спорт дәресләре, ярышлар һәм күңел ачу өчен популяр урынга әйләнәчәк.
Шул ук көнне биредә факультетлар арасында хоккей турниры да узды. Уеннар институтта хоккейны популярлаштыру һәм үстерү, перспективалы хоккейчыларны ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә.
Беренче булып бозга технология һәм педагогика факультетлары командалары чыкты, икенче матчта гамәли математика факультеты белән икътисад һәм хокук факультеты көч сынашты. Соңгы, өченче уен, технология һәм гамәли математика факультетлары командалары арасында үтте.
Очрашу нәтиҗәсендә технология факультеты хоккейчылары җиңү яулады. Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр һәм дипломнар тапшырылды.