Хореограф Илья Авербух коммерцияле боз тамашасында катнашкан өчен фигуралы шуу йолдызларының күпме алуы турында сөйләде. Аның сүзләрен Sport24 китерә.
Авербух сүзләренә караганда, элек спортчыларга гонорарлар долларда исәпләнгән, әмма кризистан соң спектакльләрне оештыручылар сум зонасында эшли башлаган. “Спортчының уртача гонорары бер чыгу өчен 150-200 мең сум», — дип билгеләп үткән ул.
Декабрьдә карьерасын туктатып тору турында Олимпия чемпионы Алинә Заһитова игълан итте. Ул Татьяна Навканың боз тамашасына әзерләнергә планлаштыруын белдерде. Соңрак Заһитова, мондый тамашалар алдыннан күнекмәләр хәтта төннәрен дә уза, дип белдерде. Әйе, акча үзе эшләп тапкан беркемгә дә җиңел бирелми...