Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Уфа” футбол клубының баш тренеры Вадим Евсеевны туган көне белән котлады. Бүген футбол клубы остазына 44 яшь тулды.
Республика җитәкчесенең аның адресына котлау телеграммасында илнең иң яхшы клублары һәм Русия җыелма командасы составында футбол уенчысы һәм тренеры сыйфатында Вадим Валентиновичның лаеклы абруе билгеләп үтелә.
"Сезнең алышчы сыйфатларыгыз һәм тренерлык талантыгыз "Уфа" клубы уңышларында тулысынча чагыла, ул Русия Премьер-лигасының авторитетлары дәрәҗәсенә әверелә. Башкортстанның бөтен халкы яраткан клубы өчен җан ата һәм "Уфа" җиңүләренә ышана. Ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм яңа казанышлар телим!» диелә котлауда.
Баш тренер Вадим Евсеев адресына җылы сүзләргә "Уфа" футбол клубының Попечительләр советы рәисе Ростислав Мурзагулов та кушыла, дип яза "Башинформ".