+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
9 гыйнвар 2020, 11:50

Хоккей – батырлар уены!

Сәламәт тәндә генә сәламәт рух булуын баймаклылар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.

Сәламәт тәндә генә сәламәт рух булуын баймаклылар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.

Кичә Салават Юлаев исемендәге мәдәният һәм ял паркында районның ир-егетләр командалары арасында хоккей буенча “Алтын шайба” Яңа ел турниры оештырылды. Барлыгы дүрт команда катнашты: “Алдар Батыр” (Баймак шәһәре), “Юрта” (Сибай шәһәре), “Атайсал” (Иске Сибай авылы), “Коммерсант” (Баймак шәһәре).
Уеннар кызыклы һәм мавыктыргыч барды, гадел булды. Беренче урынны “Алдар Батыр” яулады, икенчегә “Атайсал” лаек булды, өченче урын “Юрта” командасына бирелде.
Командаларда иң яхшы уенчылар да билгеләнде. “Иң яхшы капкачы” – Венер Ходайгулов (“Алдар Батыр”), “Иң яхшы капка сакчысы” Булат Заһидуллин (“Атайсал”), “Иң яхшы һөҗүмче” Рөстәм Исхаков (“Юрта”) дип табылды.
Җиңүчеләр район хакимиятенең физик культура һәм спорт буенча секторы исеменнән кубокалар, Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.
Читайте нас