Финал уеннарында төбәк ярышлары этабында җиңеп чыккан 8 район командалары катнашты. Беренчелекне Чакмагыш районы яшь хоккейчылары яулады.
Икенче-өченче урыннар - Кушнаренко һәм Уфа районнары командаларында. Алдынгы урыннар алган командалар - истәлекле кубоклар, уенчылар медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Финалда җиңгән Чакмагыш командасы “Алтын шайба” клубының Бөтенрусия бәйгесендә катнашу хокукына ия булды.
Фото: Әлшәй районы хакимияте сайтыннан