Радий Хәбиров Югары Кыйгы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең казанышларын югары бәяләде.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре барышында Югары Кыйгы авылында балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә булды.
Әлеге вакытта анда капиталь ремонт бара. Билгеле булуынча, 2019 елның 12 апрелендә Кыйгы районында эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы урындагы җитәкчелеккә кирәкле документацияне әзерләүне һәм спорт мәктәбе бинасына капиталь ремонт ясауны йөкләде. Республика бюджетыннан 17,8 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. 1997 елда төзелгән бинада спорт һәм тренажерлар заллары, йөзү бассейны, чаңгы базасы, шулай ук секцияләр өчен бүлмәләр бар. Бу - республиканың төньяк-көнчыгышында йөзү бассейны булган бердәнбер комплекс. Әмма аны файдалануга тапшырганнан соң, биредә ремонт эшләре үткәрелмәгән. Бүлмәләрдә һәм бассейнда вентиляция системасы төзек булмау сәбәпле, дымлылык дәрәҗәсе югары, шуның аркасында конструкцияләр акрынлап җимерелә. Моннан тыш, җәйге вакытта бассейн файдаланылмаган, чөнки бу чорда җылылык белән үзәктән тәэмин итү өзелгән, ә автоном җылыту чыганагы юк. Спорт мәктәбе директоры Александр Уразаев сүзләренә караганда, хәзер түбәне, тәрәзә блокларын, бассейнны, технологик җиһазларны, сауна биналарын ремонтлау эшләре бара. Капиталь ремонт барышында исәпкә алынмаган эш төрләре ачыкланган. Алар подрядчы сайлау буенча электрон сатуларда экономияләнгән акча исәбенә башкарылачак. Спорт мәктәбен ремонтлауны 2020 елның беренче кварталында тәмамлау планлаштырыла.
Радий Хәбиров башкарылган эшләрнең барышын уңай бәяләде һәм балалар тизрәк күнегүләргә керешсен өчен алар сыйфатлы, әмма вакытны сузмыйча гына башкарылырга тиеш, дип билгеләп үтте.
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ел саен спортта югары нәтиҗәләр күрсәтә, алар арасында республика, Русия һәм дөнья чемпионнары да бар.
Югары Кыйгы авылында шулай ук “Батыр” клубы эшли, анда тәрбияләнүчеләр каратэ киокусинкай техникасын үзләштерә. 2019 елның октябрендә 13 яшьлек Минара Шаһбанова Португалиядә 33нче Европа чемпионатында каратэ буенча чемпион титулын яулады.