Куергазы районының Ермолаево авылында бассейн төзелеше «Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект» республика программасы кысаларында алып барыла.
Гомум смета бәясе - 129,68 миллион сум. Куергазы районы хикимияте башлыгы Юлай Ильясов Радий Хәбировка төзелеш эшләренең узган елның августында башлануы турында сөйләде. Эшләрнең төп өлеше башкарылган инде, әмма подрядчы гаебе белән объектны тапшыру сузыла.
Радий Хәбиров, төзелешне караганнан соң, барлык эшләрне дә кыска срокларда төгәлләргә кушты.
- 20 апрельдә бассейн район халкы өчен ачык булырга тиеш, вакытын сузарга ярамый. Бу мәсьәләне үз контролемә алам, - диде республика Башлыгы.