+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
24 гыйнвар 2020, 16:40

Башкортстанда регби үсеш алачак

24 гыйнварда Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе, Русия регби федерациясенең Югары советы рәисе Игорь Артемьев белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

24 гыйнварда Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе, Русия регби федерациясенең Югары советы рәисе Игорь Артемьев белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Документ республикада әлеге спорт төрен, шул исәптән балалар-яшүсмерләр регбиен, үстерүне һәм популярлаштыруны, шулай ук кирәкле инфраструктураны үстерүне күздә тота.
Кул кую Русия регби федерациясенең Югары советы утырышында узды, анда Радий Хәбиров катнашты.
- Русия өчен мөһим социаль-икътисади әһәмияткә ия көчле, тотрыклы төбәк, ярышлар уздырып кына калмыйча, теләсә нинди иң катлаулы эшләрне дә башкара ала торган көчле республиканың регби үсеше өчен төп базаларының берсе булуы безнең өчен зур шатлык, - диде Игорь Артемьев, республика Башлыгына илебез спортына ярдәм итүе өчен рәхмәт белдереп.
- Безнең өчен регби - бик кызыклы, динамик спорт төре, көчле кешеләр спорты. Ниндидер дәрәҗәдә аның хәзер яңа чоры башлана, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Башкортстанда регби турында сөйләсәк, ул 2016 елдан үсешә башлады. Без республиканың Регби спорт федерациясен төзедек. Бездә актив уйный торган өч клуб бар инде. Шуңа күрә без бу спорт төренә кызыксыну тоябыз һәм алга барабыз. Башкортстан йөзендә Русия регби федерациясе көрәштәшен, партнерын, иптәшен табачак.
Утырышта катнашучылар Регби-7 буенча Европа чемпионнары кубогының икенче сайлап алу турын әзерләүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты, ул быел 20-21 июньдә Уфаның «Динамо» стадионында узачак.
- Халыкара ярышлар нәтиҗәсендә республикада әлеге спорт төре өчен сертификацияләнгән уен кыры барлыкка киләчәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Бу төбәктә регби үсешенә өстәмә стимул бирәчәк. Башкортстан Башлыгы федерация әгъзаларын Уфаның турнир матчларына чакырды.
Утырышта, шулай ук, Уфаның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренең берсендә регби бүлеген ачу һәм республикада пляж спорт төрләре буенча универсаль комплекс төзү мәсьәләләре дә күтәрелде.
Читайте нас