+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
27 гыйнвар 2020, 13:20

Тутберидзе йолдызчыклары һәрвакыт беренче!

Европа чемпионатында безнең спортчылар искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте.

Европа чемпионатында безнең спортчылар искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте.

Австриянең Грац шәһәрендә фигуралы шуу буенча Русия өчен триумфаль булган Европа чемпионаты тәмамланды.

Чемпионатта безнең спортчылар искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте. Мөмкин булган 12 медальнең - 10сы, шул исәптән дүрт алтыны да - Русия фигуристларында. Этери Тутберидзе укучылары бу юлы да беренчелекне башкаларга бирмәде. Бозда берсеннән-берсе катлаулырак программа белән чыгыш ясап, кызларыбыз барлык медальләрне яулады. Алена Косторная — алтын, Анна Щербакова — көмеш, Александра Трусова бронза медальгә лаек булды.
Фото: M.gazeta.ru
Читайте нас