+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Спорт
1 февраль 2020, 18:40
Радий Хәбиров студентлар суперлигасы командасын булдырырга кушты
Уфада Студентлар баскетболы ассоциациясенең Йолдызлар матчыннан соң Ассоциация башкарма директоры Сергей Крюков Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировтан киләсе сезонга төбәктә студентлар суперлигасы командасын төзүне сорады.

- Без бу юлдан барачакбыз. Гомумән, мин яшьләр аша спортны үстерергә кирәк дип уйлыйм. Мин районнарга барганда барлык хоккей тартмалары да яшел формадагы балалар белән тулган. Мин аңлыйм, «Салават Юлаев»ның хоккей уены үз нәтиҗәләрен бирә һәм яшьләр спорт белән шөгыльләнә, - диде Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, Башкортстан Студентлар баскетболы ассоциациясе белән хезмәттәшлек итү өчен һәрвакыт ачык.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, төбәк теләсә нинди чараларны югары дәрәҗәдә үткәрергә һәм кабул итәргә әзер.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"