+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
4 февраль 2020, 07:45

Алинә Заһитова тамашачыларын нигә үпкәләткән?

Бу хәл Владимир өлкәсендә узган боз шоуында булган.

Бу хәл Владимир өлкәсендә узган боз шоуында булган.

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова “Доброград” парк-отелендә узган боз тамашасында үзенең җанатарларының кәефен төшергән. Контракт шартлары буенча, 17 яшьлек фигуралы шуу остасы чыгыш ясаганнан соң, тамашачылар белән аралашу өчен калырга тиеш булган, әмма ул моны эшләмәгән.

Чараны оештыручылар сөйләвенчә, кешеләр боз тамашасына төрле шәһәрләрдән Заһитованы күрер һәм аның белән фотога төшәр өчен килгән, ләкин алар аның үз-үзен тотышыннан бераз аптырашта калган. Алинә матбугат конференциясенә дә, автограф-сессиягә дә чыкмаган.

“Хәзер алар бу хакта социаль челтәрләрдә үз фикерләрен яза”, — дип, “СтарХит” оештыручыларның сүзләрен китерә.

Владимир өлкәсендә узган чемпионнар тамашасында, шулай ук, Елизавета Туктамышева, Максим Ковтун, Татьяна Тотьмянина, Максим Маринин һәм танылган башка фигуристлар катнашкан.
Фото: Bookmaker-ratings.ru
Читайте нас