Шушы көннәрдә шәһәрнең хезмәт коллективлары арасындагы чаңгы ярышлары буенча спартакиада нәтиҗәләре дә моны ачык раслады.
“Спартак” чаңгы комплексында үткән шәхси-команда беренчелегендә 12 команда көч сынашты. Стартка 100дән артык чаңгычы чыкты. Ир-егетләр - 5, хатын-кызлар 3 чакрымга узышты.
Спорт төркемнәренең һәрберсендә диярлек “Альтернатива” вәкилләре беренче урыннарны яулады. 30 яшькә кадәрле хатын-кызлар төркемендә финиш сызыгын Екатерина Скворцова беренче булып кисеп чыкса, 30-40 яшьлек ирләр төркемендә Алексей Храмов алдан килде.
“Альтернатива” вәкилләреннән Алексей Ахьянов, Лилия Габитова һәм Римма Хәйдәршина да үз төркемнәрендә беренчелекне яулады. Нәтиҗәдә, “Альтернатива” командасы 12 көндәше арасында чаңгы спорты спартакиадасы җиңүчесе булып танылды.
Җиңүчеләр шәһәр хакимиятенең яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты Мактау грамоталарына лаек булды.