+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
5 февраль 2020, 17:05

"Барыгызга да җиңүләр телим!"

Бүген "Уфа-Арена" боз сараенда хоккей буенча "Биш милләт турниры"н ачу тантанасы узды.

Бүген "Уфа-Арена" боз сараенда хоккей буенча "Биш милләт турниры"н ачу тантанасы узды.

Анда республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров катнашты.

- Барлык спортчыларны да Башкортстан башкаласы Уфада сәламлим һәм "Биш милләт турниры" ачылуы белән котлыйм! Чехия, Швеция, Финляндия, АКШ һәм Русия командалары биредә көч сынашачак. Ә нәтиҗәдә бары тик спорт җиңәчәк! Барлык хоккейчыларга да тик җиңүләр телим! - диде Андрей Назаров.

Арытаба хоккей мәйданчыгында Русия һәм Швеция командалары уйный башлады. Әйтергә кирәк, Русия җыелма командасы өчен "Салават Юлаев" хоккей клубы мәктәбе хоккейчылар Шакир Мөхәммәдуллин, Данил Аймурзин һәм Александр Пашнин чыгыш ясый.

Шунысы куанычлы: бирегә Русия җыелма командасын дәртләндерер өчен күп җанатарлар җыелды. Үз командалары ягыннан Швеция вәкилләре дә бар иде.

Безнең командага уңышлар телибез!
Фото: Ример Насретдинов
Читайте нас