Республикада бүген спортның көрәш, дзюдо төрләре модага кереп бара.
Районнарда махсус спорт клублары ачыла. Күптән түгел Гафури районының Красноусол авылында "Олимп" дзюдо клубы ишекләрен ачты.
Аны ачу тантанасына район хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов, "Башкортстан Республикасының дзюдо федерациясе" төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Владимир Кузнецов, оешманың вице-президенты Владимир Чудинов катнаштылар.
Фәнзил Фәез улы чыгышында клубның 75 яшьлек спортчысына уңышлар теләде, федерация вәкилләренә ярдәмнәре, "Олимп" дзюдо клубы директоры Анастасия Маркисовага клуб ачуда тырышлыгы өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук, район башлыгы клубны ачуда ярдәм күрсәткән шәхси эшкуар Зөһрә Хәлимовага Рәхмәт хаты тапшырды.
Федерация президенты Владимир Кузнецов Красноусолда дзюдо спортын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Фәнзил Чыңгызовны федерациянең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Чара ахырында "Динамо тигрлары" дзюдо-самбо клубы (Уфа шәһәре) тәрбияләнүчеләре осталыкларын күрсәтте.