Авыл биләмәсе хакимияте тарафыннан мәдәният йорты һәм китапханә коллективлары белән берлектә оештырылган ярышлар төбәктә аеруча киң таралган өстәл теннисы, дартс, шашка, армрестлинг буенча барды. Кул көрәштерергә теләүчеләр аеруча күп булды.
Авылдашлар арасында спорт белән шөгыльләнү кирәклеге турында җанлы әңгәмә дә барды. Соңыннан, әлбәттә, чәй табыны да оештырылды.
Ярышларда җиңүчеләргә авыл хакимиятенең истәлекле бүләкләре тапшырылды. Спорт уеннары үткәрү биредә гадәткә керәчәк. Бу хакта “Әлшәй хәбәрләре” район гәзите хәбәр итә.
Фото: alsh-vesti.rbsmi.ru