Нефтекама шәһәрендә шушы көннәрдә URBAN BIKE DAY - "Велосипедизация" проектының авторы Дарья Табачникова белән очрашу үтәчәк.
Анда, шулай ук, Европа - Азия велосукмагын салучы Антон Сазонов катнашачак, ул Башкортстанда велосипед юлларын булдыру турында сүз алып барачак. Чара шәһәр хакимияте һәм Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты белән берлектә оештырыла.
Чараның максаты - Нефтекама белән Краснокама районы үзәге Николо-Березовка авылы арасында велоюл булдыру. Бу проектның "Уңайлы шәһәр мохите" максатлы программа ярдәмендә тормышка ашырылуы көтелә.