+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
6 февраль 2020, 12:45

Якташыбыз үз-үзенә кул салган...

Якташыбыз, Стәрлетамак кызы, нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионы Александра Солдатова...

Якташыбыз, Стәрлетамак кызы, нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионы Александра Солдатова...

Бәхеткә, омтылыш ахыргача тормышка ашмый калган. Әле ул Мәскәүнең Склифосовский институтына китерелгән.

Билгеле булганча, кичә иртән кыз үзенә җәрәхәт салган, әлегә моның сәбәпләре билгеле түгел. Спортчының "суицидаль омтылышы белән бәйле тән җәрәхәтләре" булуы хәбәр ителә. Шулай ук кызда "булимия" чире булуы ачыкланган.

21 яшьлек Александра Солдатова - дүрт тапкыр дөнья чемпионы. Моннан тыш, аның исәбендә дөнья беренчелекләренең өч көмеш һәм бер бронза медале бар, ә Европа чемпионатларында ул өч тапкыр алтын медаль яулады.

Әйткәндәй, узган көздә Солдатова Португалиядә узган Кубокның (Кубок вызова) финал этабы вакытында аңын югалтып, җанатарларын бик куркытты. Шуннан соң ул сентябрьдә Бакуда узган дөнья чемпионаты алдыннан Русия җыелма командасына эләкмәде, ә берничә көн элек аны Гран-приның Мәскәү этабына кертмәделәр. Җыелгандыр инде...
Фото: Instagram
Читайте нас