+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
7 февраль 2020, 07:30

Безнең егет булдыра!

Башкортстаннан биатлончы Антон Бабиков Русия Кубогында рәттән икенче ярышны отты.

Башкортстаннан биатлончы Антон Бабиков Русия Кубогында рәттән икенче ярышны отты.

2017 елгы дөнья чемпионы, өч тапкыр Европа чемпионы Антон Бабиков Киров өлкәсендә биатлон буенча Русия Кубогының сигезенче этабы кысаларында икенче җиңү яулады.

6 февральдә биатлончы, суперпасьютерда ялгышлыкларсыз дүрт ату чиген үтеп, Русия чемпионы булды. Финишта ул Удмуртиядән Александр Поварницынны узып китте. Өченче урынны Ямал-Ненец автономияле округы вәкиле Рөстәм Каюмов яулады.

Бер көн элек Бабиков спринтерлар ярышында җиңде. Икенче урында — Евгений Идинов (Төмән өлкәсе ), өченчедә — Максим Макаров (Удмуртия).

Фото: bashinform.ru
Читайте нас