Нәфис гимнастика буенча тренер Ирина Винер-Усманова, Алинә Кабаеваның таланты да шунда ук күренмәде, дип белдергән.
Кечкенәдән Ирина Винер-Усмановага медик һөнәре юрыйлар, әмма ул нәфис гимнастиканы сайлый. Ул - танылган тренер, аның тырышлыгы белән ватандашларыбыз чемпион булды. Винер-Усманова, уңышка ирешү өчен факторлар күп булмаска тиеш, дип саный.
"Беренчедән, кешенең ниндидер таланты булырга тиеш. Икенчедән, ул гимнастиканы бик яратырга, тугрылыклы һәм мотивацияле булырга тиеш. Мотивация юк һәм кыз ялкау икән, бернинди матурлык, сыгылмалылык та ярдәм итми", - дип белдергән Винер-Усманова.
Шул ук вакытта ул, беренче очрашудан ук талантны күреп булмаска мөмкин, ди. Әйтик, башта ул үзенең иң танылган шәкерте Алинә Кабаевада аны күрә алмаган. "Мин тәүдә аның талантын күрмәдем. Тик ул хәрәкәт итә башлагач, әнисенә: "Аңлашылды, ул кала", - дидем. Әнисе Любовь Кабаева баскетболчы иде, минем белән бер залда шөгыльләнде һәм: "Кайчан да булса кызым туса, мин аны сиңа бирәчәкмен", - диде. Хәзер без аның белән туганнар кебек", - дип сөйли Ирина.