Уфа районы спортчылары республика данын яклый.
Русия Федерациясе Спорт министрлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, Уфа районы Михайловка авылының “Легион” хоккей командасы легендар тренер Анатолий Тарасов призына үткәрелә торган Бөтенрусия “Алтын шайба” турнирының финал ярышларында катнашачак.
“Легион” берничә ел рәттән үсмерләр арасында үткән ярышларда республикада иң көчлеләрдән булып танылды.
Тренер Арсен Әхмәтов җитәкчелегендә агымдагы сезонда да команда сынатмый. Үз тиңдәшләре арасында алар республика чемпионы булды. Аларга уңышлар телибез.
Бөтенрусия ярышлары Волгоград өлкәсенең Волжск шәһәрендә 17-24 февральдә үтәчәк.