Уфада “Биш милләт турниры” үтә
5 февральдә республика башкаласының “Уфа-Арена” боз сараенда “Биш милләт турниры”н ачу тантанасы узды. Анда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров катнашты.
– Барлык спортчыларны да Башкортстан башкаласы Уфада сәламлим һәм “Биш милләт турниры” ачылуы белән котлыйм! Чехия, Швеция, Финляндия, АКШ һәм Русия командалары биредә көч сынашачак. Ә нәтиҗәдә бары тик спорт җиңәчәк! Барлык хоккейчыларга да тик җиңүләр телим! – диде Андрей Назаров.
Шулай ук, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә барлык җанатарларны “Уфа-Арена” боз сараена чакырды.
“Уфада бүген хоккей буенча зур халыкара ярыш – “Биш милләт турниры” старт ала. Планетаның иң көчле үсмерләре үзенең таланты турында бөтен дөньяга белдерү мөмкинлеге алачак. Биредә дөньяның иң көчле лигаларының скаутлары аларга игътибар белән карый. Ә тамашачыларның яшь йолдызларны җитди ярышларда беренчеләрдән булып күрү мөмкинлеге бар. Барыгызны да “Уфа-Арена”га чакырам!” – дип язган ул.
Тантанадан соң хоккей мәйданчыгында Русия һәм Швеция командалары уйнады. Әйтергә кирәк, Русия җыелма командасы өчен “Салават Юлаев” хоккей клубы мәктәбе хоккейчылары Шакир Мөхәммәдуллин, Данил Аймурзин һәм Александр Пашнин чыгыш ясый.
Матчның беренче периоды 1:1 исәбе белән тәмамланды. Голларны Дмитрий Лобанов һәм Симон Эдвинссон керттеләр. Арытаба төп вакытта бер команда да гол кертә алмады. Ә овертаймда бәхет безгә елмайды. Җиңүне командабызга Николай Сафронов китерде.
Шунысы куанычлы: бирегә Русия җыелма командасын дәртләндерер өчен күп җанатарлар җыелган иде. Үз командалары ягыннан Швеция вәкилләре дә булды.
“Биш милләт турниры” 5 февральдән 9ына кадәр дәвам итәчәк.
Шулай ук, хоккей буенча Русия хатын-кызлар җыелма командасына “Алты милләт турниры”нда катнашу өчен Уфаның “Агыйдел” командасының алты хоккейчысы чакырылды. Русия җыелма командасының тренерлары Евгений Бобарико һәм Денис Афиногенов безнең Анна Пругованы, Мария Баталованы, Екатерина Лебедеваны, Илона Маркованы һәм Элина Митрофанованы чакырды. Алар Швеция һәм Чехия командалары белән көч сынашачак. Спортчыларыбызга уңышлар телибез.