Русиянең 73 шәһәре арасында үткән "Лыжня России-2020" киңкүләм ярышы Уфада да узды. Чара «Биатлон» спорт-сәламәтләндерү комплексында оештырылды.
Башкортстан Спорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, аларда 10 меңнән артык спортчы һәм һәвәскәр катнашкан. Быел ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды.
Чарада Русиянең спорт министры урынбасары Марина Томилова, Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, республика Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов, Уфа мэры Өлфәт Мостафин, спорт министры Руслан Хәбибов, Дәүләт думасы депутаты Римма Баталова, Русиянең атказанган спорт мастеры Максим Чудов, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары катнашты.