+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
10 Февраля 2020, 07:48

Краснокама мәргәннәре

Өлкән яшьтә дә алар ату коралын нык тота.

Николо-Березовканың "Прикамье" сәламәтләндерү үзәгендә өлкән яшьтәгеләр арасында "Сәламәтлек"
спартакиадасын ачу тантанасы үтте. Ярышлар 15 спорт төре буенча үтәчәк.

Иң тәүгеләрдән булып пенсионерлар электрон винтовкадан төз ату буенча мәргәнлекләрен сынады. Һәр авыл Советыннан икешәр катнашучы килгән иде. Җыелган баллар буенча Арлан авыл Советы биләмәсе беренче урынны алды, икенче урында - Курый авыл Советы, өченчелектә - Яңа Нугай авыл Советы биләмәсе мәргәннәре.

Ярышлар Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.
Ярышларның җиде төрендә, шулай ук, сәламәтлеге чикле булган ветераннар да катнаша.
Пенсионерларга уңышлар телибез!
Читайте нас