+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
10 февраль 2020, 20:21

Туймазыда чаңгы юлында кызу булды!

“Туймазы чаңгы юлы-2020” шәһәр сәламәтләндерү үзәге территориясендә үтте. Зур спорт бәйрәмендә районнан 3,5 мең кеше катнашты.

“Туймазы чаңгы юлы-2020” шәһәр сәламәтләндерү үзәге территориясендә үтте. Зур спорт бәйрәмендә районнан 3,5 мең кеше катнашты.
Алар арасында предприятие эшчеләрен, укытучыларны, студентларны, укучыларны, пенсионерлар, хәтта мәктәпкәчә яшьтәге балалар да бар иде. Беренче тапкыр ярышларда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар да катнашты.
Ярышлар ун төрле яшь категориясе буенча үтте. Традция буенча, иң беренче булып ир-атлар өчен 1 километрга старт бирелде. Аннары пенсионерлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары алга ыргылды. Предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре 150 метрга узышты.
Иң өлкән яшьтәге катнашучы Ринат Дәүләтбаев быел 80 яшен билгеләп үткән. Иң кечкенә катнашучы Оливия Әлмөхәммәтова әти-әнисе һәм абыйсы белән чыгыш ясады. Күпбалалы әни Елена Якупова тугыз яшьлек улы Роман белән аның биш һәм дүрт яшьлек энеләре Радель белән Илианны алып килгән.
Спортчылар өчен шәһәр һәм районның иҗат коллективлары чыгыш ясады. 48нче янгын сүндерү бүлеге вәкилләре чаңгычыларны кыр кухнясында пешкән кайнар ботка белән сыйлады.
Читайте нас