+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
12 февраль 2020, 12:35

Раевкада ябык хоккей мәйданчыгы төзеләчәк

Раевка авылындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе территориясендә ябык хоккей мәйданчыгы төзеләчәк. Мондый йөкләмәне Радий Хәбиров яшь хоккейчылар һәм мәктәп җитәкчелеге белән аралашканнан соң бирде.

Раевка авылындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе территориясендә ябык хоккей мәйданчыгы төзеләчәк. Мондый йөкләмәне Радий Хәбиров яшь хоккейчылар һәм мәктәп җитәкчелеге белән аралашканнан соң бирде.

Хәзер район мәктәпләре базасында 23 хоккей тартмасы бар. Спортның бу төре белән 500дән артык бала шөгыльләнә. Аларның күнекмәләр вакыты, ябык хоккей мәйданчыгы булмаганлыктан, дүрт ай белән генә чикләнгән, бу хәзерге хоккейда тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирми.

Күчмә "Башлык сәгате" барышында Радий Хәбиров муниципалитет башлыгына түбәле боз шугалагы төзү мәсьәләсен уйларга кушты. Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин бер атна эчендә төбәк Башлыгына бу уңайдан үз тәкъдимнәрен белдерергә тиеш.

Бүген үк «Лачын» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Радий Хәбиров яшь спортчыларның күнекмәләрен карады. Биредә 20 тренер эшли, 1557 укучы шөгыльләнә. Спорт сараенда балалар секцияләргә бушлай йөри. Тренер-укытучылар атлетика һәм өстәл теннисы буенча укыту-күнекмә дәресләре үткәрә. Шулай ук, Спорт сараенда 120 баланы берләштерүче «Дим» хоккей клубы эшли.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас