Баймакта укытучылар спартакиадасы узды.
Спорт чарасын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Алты команда волейбол, теннис, йөзү, чаңгы ярышлары, шахмат кебек спорт төрләре буенча көч сынашты.
- Туганнар, дуслар, хезмәттәшләр белән ярышлардан яңа энергия алдык. Минемчә, агымдагы ел төрле спорт, мәдәни чараларга бай булачак, - диде балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнәзирә Ушанова.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау - ул аларның эш векторларының берсе генә. Чараның масштабы елдан-ел арта бара. Бу мәйданчыкта район укытучылары, җиңүгә омтылыш белән генә чикләнмичә, бердәмлек, ярдәмчеллек, бер-береңне сүзсез аңлый белүләрен дә күрсәтте.