15 февральдә Александр Логинов, беренче тапкыр спринтта җиңү яулап, дөнья чемпионатының алтын медаленә лаек булды.
Русия Президенты Владимир Путин Русия биатлончысы Александр Логиновны биатлон буенча дөнья чемпионатында җиңүе белән котлады. Ул спортчының чыгышын искиткеч дип атады. Хәбәр Кремльнең матбугат хезмәте сайтында урнаштырылган.
"Сез бу ярышта искиткеч чыгыш ясадыгыз! Көчле көндәшләрне узып, илебезгә ир-егетләр спринтында “алтын”ны кайтардыгыз!" – дип язган ул.