+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
18 февраль 2020, 09:00

“Салават Юлаев” континенталь хоккей лигасының плей-оффына чыкты

Мондый казаныш – “Сочи”ны җиңүнең нәтиҗәсе.

“Уфа-Арена” боз сараенда үткән уен кызу булды. Анда “Салават Юлаев” “Сочи” белән очрашты. Ике команда да континенталь хоккей лигасының плей-оффына чыгарга өметләнә иде.

Беренче 40 минутта шайба кертелмәде, уен да әллә ни кызу бармады. Әмма 50нче минутта Александр Кадейкин, “Сочи”га гол кертеп, исәпне ачып җибәрде. Соңрак командабыз, тагын бер гол кертеп, 2:0 исәбе белән җиңүгә иреште.

“Салават Юлаев” белән “Ак Барс”ның уены 21 февральгә билгеләнгән.
Фото: bashinform.ru сайтыннан
Читайте нас