17 февральдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили 2021 елда Уфада үсмерләр арасында узачак Спорт көрәше буенча дөнья чемпионатында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Документ, аерым алганда, Русиядә һәм Башкортстанда спорт көрәшен үстерү өлкәсендәге бурычларны хәл итү өчен көчләрне берләштерүне һәм гамәлләрне оптимальләштерүне күздә тота.
– Сезнең белән килешкәнчә, без спорт көрәшен үстерү өлешендә ышанычлы алга барабыз. "Көрәш - мәктәпләргә!" федераль проектына инде 16 уку йорты кушылган. Ә 2024 елга көрәш һәр бишенче мәктәптә булачак. Мондый нәтиҗә Русиядә беркайда да юк дип уйлыйм, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы Уфада Спорт көрәше үзәге төзелеше буенча экспертиза тәмамлануын хәбәр итте. Подрядчыны сайлау буенча конкурс процедуралары башланды.
– Спорт көрәше, яшь буынны социаль адаптацияләү кебек мөһим юнәлешләргә шулкадәр игътибар бирүегез өчен зур рәхмәт, - диде Михаил Мамиашвили. - Мәктәптә көрәшкә килгән һәр бала көчле булу мөмкинлеген генә алмаячак. Ул тормыш өчен кирәкле күнекмәләр, җиңү осталыгы алачак.
Федерация президенты республика, чемпионат хуҗасы буларак, менә дигән презентация үткәрде, дип билгеләде һәм Уфада юниорлар арасында ярышлар иң югары дәрәҗәдә узачагына ышаныч белдерде.