+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
21 февраль 2020, 12:13

Уфада халыкара спорт көрәше үзәге төзеләчәк

Аны төзүгә 3,5 миллиард сум тотыну каралган.

Уфада халыкара спорт көрәше үзәге төзелешенә 3,5 миллиард сум бүлү каралган. Ул Октябрь районының Глумилино бистәсендә Гәрәев - Нуриев - Комсомол урамнары кварталында урнашачак. Үзәкне төзү проекты республиканың максатлы инвестиция программасына кертелде.

29 мең квадрат метр мәйданлы үзәк 3319 урынга исәпләнгән. Анда спорт залы, балалар спорт мәктәбе, кунакханә, медицина-тергезү үзәге урнашачак.

– Без бу үзәкне бер ел диярлек проектладык. Монда киләчәктә Олимпия уеннарына кадәр иң югары дәрәҗәдәге ярышлар үткәрергә мөмкин булачак. Бер бинада ирекле һәм грек-рим көрәше, самбо һәм дзюдо буенча һәм башка төр ярышлар уздыру мөмкин булачак, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru сайтыннан
Читайте нас