Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәмнең янә бер спорт җиңүенә бар халык та шатланмый.
«Яр Чаллыда «Салават» кубогына автоузышлар үтте. Бу — Русиядә уздырыла торган бердәнбер хәйрия автоузышы. 1нче урынны - Европа чемпионы Айдар Нуриев, 2нче урынны Рәсүл Миңнеханов, 3нче урынны иң яшь узышчы Рөстәм Фәтхетдинов яулады», — дип язган Салават Фәтхетдинов социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
«Узышчыларның фамилияләре бигрәк таныш түгел. Дөрестән дә, алар әлеге фамилияләре белән заводта тир түкмәсләр инде», — дип ризасызлыклык белдергән бер әбүнәче.
«Эш фамилиядә түгел, ә кешелеклелектә. Күпсенергә кирәкми, кемгә ничек биргән, шөкер итеп яши белергә кирәк. Безнен Салават абыебызга афәрин!» — дигән икенчесе.
«Кемнәргәдер ярдәмгә акча жыелган, кемдер ярдәм алган. Рәхмәт, Салават!
Менә бу язма дөреслеккә аеруча туры килә, мөгаен:
«Иптәшләр, мин берәүне дә мактамыйм да, якламыйм да. Әмма бу зур эш — үткәрүе дә, катнашуы да. Нинди генә фамилия булмасын, бер ата да баласын үзе теләп „ут“ эченә тыкмас иде. Бу - егетләрнең үз теләге. Алар үз теләкләре белән катнаша, Руль артында син берүзең, анда әти дә юк, әни дә. Алда да егетләргә уңышлар. Яңа үрләр, яңа җиңүләр».