Өстәл теннисы буенча Сибайның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр командасы республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы беренчелегендә чираттагы алтын медаль яулады.
Ярыш республика башкаласында узды. Анда бөтен Башкортстаннан 16 яшькә кадәрге үсмерләрнең 26 командасы катнашкан. Сибай командасы данын узган елгы республика беренчелегендә җиңүчеләр Таһир Исәнбаев, Фәнис Сөендеков һәм Бәхтияр Азаматов яклаган.
- Бары тик җиңүгә генә әзерләндек. Әлбәттә, егетләр бу җиңүне яулар өчен күп көч салды. Аларга бу эштә тырышлык һәм көчле омтылыш ярдәм итте, - диде команданың тренеры Артем Лежнев.
Хәзер спортчылар агымдагы елның төп ярышларының берсе булган "Сәламәт буын" спартакиадасына әзерләнә, ул март уртасында Югары Пышма шәһәрендә узачак.
Иң мөһим старт - Чабаксар шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелеге, анда сибайлылар Башкортстан җыелма командасы составында көрәшәчәк.