+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
28 февраль 2020, 12:10

"Сезгә бөтен республика ышана..."

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Салават Юлаев» хоккей клубы уенчылары, тренерлары һәм җитәкчелеге белән очрашты.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Салават Юлаев» хоккей клубы уенчылары, тренерлары һәм җитәкчелеге белән очрашты.

- Регуляр чемпионат драматик рәвештә үтте. Без сезнең өчен бөтен республика белән җан аттык һәм плей-оффка чыгуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Мин шәхси кичерешләрем белән уртаклашам. Дөресен әйтәм, беркайчан да хоккей белән ныклап кызыксынганым юк иде. Шушы бер ел эчендә команданың республика өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын тирәнрәк аңладым.

Мин районнар буйлап йөрим һәм кызыклы нәрсзә ачыкладым: һәр авылда диярлек хоккей тартмасы куярга телиләр. Малайлар һәм хәтта өлкәннәр дә хоккей уйный. Һәм барысының да формалары яшел төстә. Һәм бу сезнең аркада. Быел мин үзем дә тимераякка бастым. Тугыз тренировка алдым. Мөгаен, бик уңышлы түгелдер, әмма мин хәзер моның нинди авыр спорт төре икәнен аңлыйм.

Җанатарлар сезгә ышана, без сезгә ышанабыз. Сездән яхшы уен көтәм. Республикада бәйрәм булуын теләр идек. Бөтен яз плей-оффта җан атып узачак.

Хөкүмәт һәм республика алга таба да клубка ярдәм итәчәк, сезнең теләкләрегезне тормышка ашырачак. Сезгә җиңү телим! Бозга чыкканда, карагыз, күпме кечкенә малайлар сезнең уенны карарга килгән. Алар сез җиңелгәннән соң елыйлар. Шуңа күрә алар шатлыктан гына еласын, - диде Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас