Бүген "Уфа" командасы өчен бөтен республика халкы җан атып тора.
Русия опера җырчысы, Башкортстанның халык артисты Илдар Абдразаков та "Уфа" командасы өчен җан атып тора икән. Ул безнең команданың символикасы булган куртка киеп төшкән фотосын Интернетка куйган һәм безнең футболчыларга киләсе матчта уңышлар теләгән.
"Краснодар" - "Уфа" матчы бүген 18:30 сәгатьтә узачак. Командабызга уңышлар телибез!