Бүген, 10 мартта, Уфада «Биатлон» спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә чаңгы ярышлары буенча Русия Федераль иминлек хезмәте чемпионаты старт алды. Ярышларны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады.– Быел кунакчыл Башкортстан чираттагы тапкыр шундый зур ярышларны үзендә кабул итә. Безнең өчен бу зур дәрәҗә. Сезгә монда уңайлы булсын, кунакчыллыгыбызны, йөрәкләребез җылысын тоя алуыгыз өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштык. Сез - хокук саклау структураларының элитасы. Мин үз округым, җитди спорт традицияләре булган Федераль иминлек хезмәте идарәсе өчен җан атачакмын. Барыгызга да гадел көрәш телим, һәм иң көчлесе җиңсен! - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.Башкортстан буенча Русия Федераль иминлек хезмәте идарәсе начальнигы Юрий Серышев, иртә язга карамастан, ярышларның югары дәрәҗәдә узачагына ышаныч белдерде.Чемпионат 13 мартка кадәр дәвам итәчәк. Анда Русиянең барлык федераль округларыннан җыелма командалар катнаша.