Республика ветераннары шахматта көч сынашты
Уфаның Профсоюзлар федерациясе йортында хезмәт ветераннары арасында тиз шахмат буенча VI республика турниры узды.
Аны “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе һәм “Русия пенсионерлары берлеге”нең Башкортстан буенча җәмәгать бүлеге, шулай ук республика Шахмат федерациясе оештырды.
Ярышларны ачып, “Русия пенсионерлары берлеге” бүлекчәсе җитәкчесе Александр Кузнецов бу турнирның матур традициягә әверелүен ассызыклады.
Турнир Швейцария системасы буенча 55-60 яшьлек һәм 61 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 9 турда уздырылды. Ярышларда республиканың төрле шәһәрләреннән 64 шахматчы катнашты, шуларның иң өлкәне – Уфа вәкиле Борис Казеевка 87 яшь. Шахмат буенча үзенең беренче спорт разрядын ул 70 ел элек алган.
Бу ярышларда беренче тапкыр Уфа шәһәренең шахмат буенча танылган балалар тренеры Роза Идрисова катнашты. Әйтергә кирәк, узган елда ул Русия пенсионерлары арасында VI спартакиадада бик яхшы чыгыш ясады. Анда ул хатын-кызлар шахмат турнирында 2нче урынны алды, ә гомумкоманда зачетында спартакиада чемпионы булды! Биредә дә ул, 7,5 очко җыеп, җиңүче булды. Ул Гүзәл Щипицынаны һәм Әнисә Нигъмәтуллинаны узып китте. Өлкән яшь төркемендә Шәрифә Валнер, Татьяна Хрусталева һәм Анна Нигъмәтуллина җиңүчеләр булды.
60 яшькә кадәрге ир-атлар арасында беренче урынны Андрей Буторин алды, икенче урында – Владимир Арбузов, өченчедә Наил Ишмаков булды. Иң киеренке көрәш өлкән категориядә барды, анда берьюлы 4 катнашучы 7әр очко җыйды. Әмма өстәмә күрсәткечләр һәм коэффициентлар буенча җиңүче дип Аркадий Ратнер танылды, икенче урында Вячеслав Тангаев, өченчедә – Ринат Шәйхаттаров.
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, истәлекле медальләр һәм турнирны оештыручылар әзерләгән кубоклар тапшырылды.
Вячеслав ТАНГАЕВ.