Аның белән бергә бөтен финнар да.
"Салават Юлаев" хоккей клубы һөҗүмчесе Линус Умарк Башкортстаннан китте һәм Швециягә кайтты. Швед басмасына биргән интервьюсында спортчы КХЛ матчларын 10 апрельдән соң яңартсалар да, Русиягә әйләнеп кайтырга җыенмавын белдерде.
Исегезгә төшерәбез: уеннарны туктату турындагы карар әле ахыргы түгел һәм теләсә кайсы вакытта үзгәрергә мөмкин. Умарк сүзләренчә, ул һәм аның чит илдән берничә иптәше өчен бу хәл ителгән. Клуб җитәкчелеге барлык легионерларның да «урыннарда калуын» үтенде.
Алар илләр арасындагы чикләр ябылырга мөмкин дип борчыла, ә хоккейчылар матч башланганчы әйләнеп кайта алмаска мөмкин. Әмма, Умарк белдергәнчә, сезонны уйнап бетерү урында карар кабул ителгән очракта да ул кире кайтмаячак.
"Без Русиядән соңгы мизгелдә очтык, - дигән ул. - Бүген Швециягә очарга мөмкин булмас иде инде. Без - «Салават"ның фин уенчылары - Метсола, Маннинен һәм Хартикайнен белән бергә Русиядән китү планнарын билгеләдек".
Аның планында - гаиләсе белән бергә булу. Калганын вакыт күрсәтер.