+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
24 март 2020, 16:20

Олимпия уеннары киләсе җәйгә күчерелә

Япониядә җәйге Олимпия уеннарын 2021 елның җәенә күчерәләр.

Япониядә җәйге Олимпия уеннарын 2021 елның җәенә күчерәләр.
Япония хакимияте коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә шундый карар кабул итте. Башта күчерү башлангычы белән нәкъ менә Япония Хөкүмәте Башлыгы чыгыш ясады.
Күчерү турында карар Япония Премьер-министры Синдзо Абэ һәм Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бахның сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча кабул ителде, дип хәбәр итә РБК. Токио губернаторы Юрико Коикэ, ярышлар «Токио-2020» аталышын саклаячак, дип белдерде.
Карар элегрәк тә, дөньяда коронавирус пандемиясе аркасында да тикшерелде. Уеннарның тамашачылардан башка үтүе, яки соңрак башлануы вариантлары да каралды. Элегрәк АКШ һәм Германия олимпия комитетлары Халыкара Олимпия комитетын Токиода Олимпиада үткәрүне кичектерергә өндәгән иде. Австралия, Канада һәм Норвегия коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле рәвештә үз спортчыларын уеннарга җибәрүдән баш тартты.
Япония өчен бу хәл финанс югалтулары белән катлаулана. Шушы көннәрдә университетның икътисад профессоры Кансай Кацухиро Миямото тәкъдим иткән докладта, бер елга уеннарны кичектерү Япониягә 640,8 миллиард иенага (5,8 миллиард доллар) төшәчәк, диелә.
Фото: bashinform
Читайте нас