Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров танылган спортчы, Красногорск шәһәр Советы депутаты Джефф Монсон белән очрашты. Анда билгеле спортчы үзенең Уфага күченү планнары турында сөйләде.
Радий Хәбиров, атлетның тәҗрибәсе һәм энергиясе, һичшиксез, Башкортстанга файда китерәчәк, дип билгеләде. Республикада спорт көрәше үзәге төзелә, анда ул яшь атлетлар өчен тренер һәм остаз була алыр иде.
Джефф Монсон Башкортстан юниорлары белән очрашуны түземсезлек белән көтүен һәм алар белән тәҗрибә уртаклашырга әзер булуын әйтте.
Моннан тыш, сәламәтлеге мөмкинлек бирсә, спортчы, республиканың башкаласын тәкъдим итеп, 2021 елда узачак дөнья чемпионатында катнашырга тели.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.